Татарстанга Норвегиядән 10 баш дуңгыз алып кайттылар

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан Чаллы таможня постының вакытлыча саклау складында (СВХ) нәселле 10 баш дуңгызлар партиясенә тикшерү һәм аларга документлар тутырылды. Хайваннарны Норвегиядән автомобиль транспортында алып кайттылар. Алар «Камский Бекон» ҖЧҖ өчен кайтарылды, аларны шунда тотып, үрчетәчәкләр. Транспортировкалау шартлары үтәлгән, йөк Таможня берлегенең ветеринария-санитария таләпләренә туры килә. Хайваннар клиник яктан сәламәт, аларны «Камский Бекон» ҖЧҖтә карантинга урнаштырдылар.

Ветеринария-санитария таләпләрен һәм читтән йөк кертү һәм транспортировкалау буенча башка кагыйдәләрне бозу ачыкланмады. Тиешле йөртү документлары тутырылганнан соң нәселле дуңгызлар партиясе алучыга җибәрелде.

Хайваннарны кайтарган автотранспорт хуҗасына транспортны ветеринария-санитария ягыннан эшкәртергә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International