Татарстанда узган тәүлектә 3053,8 тонна сөт җитештерелгән

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Татарстанда узган тәүлектә 3053,8 тонна сөт җитештерелгән, бу үткән елның шушы чорына караганда 153,1 тоннага артыграк. Тәүлеклек иң күп савым Балтач муниципальрайонында – 155,0 т, Арча һәм Кукмара районнарының күрсәткечләре шактый зур - 146,1 т һәм142,0 тонна.
Әтнә, Саба, Актаныш, Мамадыш, ӘлкиАзнакай муниципаль районнарында тәүлеклек савым 100 тоннадан артыграк. 
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 15 сентябрьгә республика терлекчеләре уртача бер сыердан көнгә 13,0 кг сөт савалар. Саба районында башкалардан артыграк - 16,8 кг савалар. Әтнә муниципаль районында тәүлеклек уртача савым һәр сыердан 16,6 кг, Буада – 16,3 кг, Кайбычтам – 16,1 кг, Мамадышта – 16,0 кг.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International