Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чехов базарында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашучылар белән аралашты

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чехов базарында авыл хуҗалыгы ярминкәсенә үз продукцияләрен алып килгә фермерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары рәисе Камияр Байтимеров йөрде.

Ярминкәгә Татарстан кулланучылар берлеге, “Татплодоовощпром”, “Пестречинка” фабрикасы, Татарстан Республикасы Әлки районы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Гомәров, Татарстан Республикасы Аксубай районы КФХ җитәкчесе Петр Погодкин, Татарстан Республикасы Буа районы фермеры Руслан Мифтахетдинов һәм башка кече хуҗалыклар үз продукциясен китерде.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен карап йөрде, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Ул бигрәк тә аз керемле гражданнар, нигездә, пенсионерлар белән сөйләште. Бу категория сатып алучылар сүзләренә караганда, аларны ярминкәгә чыгарылган продукция бәясе канәгатьләндерә.

Республика башлыгы Татарстан Республикасы Югары Осланның танылган фермеры Морат Сираҗиев продукциясе белән җентекләп танышты. Бу фермерлык хуҗалыгы кәҗә сөте җитештерә, шулай ук кефир, сыр, эремчек җитештерүне дә җайга салган. Президент сөттән авыз итте һәм аның сыйфатыннан канәгать калды. Фермер сүзләренә караганда, кәҗә сөтенең майлылыгы 4,5 процентка кадәр җитә.

Татарстан Республикасы Президенты ярминкәгә китерелгән продукциянең ассортименты бай булуга игътибар итте.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе соравы буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры импортны үз товарларыбыз белән алмаштыруда фермерларның ролен бәяләде. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, шуның аркасында авылда кече хуҗалык вәкилләренең дәрәҗәсе күтәрелгән. Фермерлар үз продукциясен базарларда турыдан-туры үзләре сата. Ит, бал, майны кирәк кадәр сатып алырга мөмкин. Бу продукцияләрнең сыйфатына шикләнергә урын юк, дип саный аграр ведомство җитәкчесе.

Шул ук вакытта фермерлар социаль әһәмиятле эшләр дә башкаралар: үз районнарында продукцияләрен балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә һәм башка социаль оешмаларга сатарга тырышалар. МәсәләнТатарстан Республикасы Түбән Кама районының “Земляки” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Владимир Аппаков шулай эшли.

Татарстан Республикасы Биектау районыннан Елена Насыйрова кәҗә сөтеннән әзерләнгән продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итте. Ул ярминкәгә килгән барлык пенсионерларга да ташламалар ясый. Моннан тыш, ул балалар приютларын һәм йортларын да файдалы кәҗә сөте белән тәэмин итү бурычын куйган.

Бүген Чехов базарында сәүдә итүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре шәһәрлеләр өчен ташламаларын кызганмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International