Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 29 августка 1163,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 75 %ын тәшкил итә, шул исәптән 182, 0 мең га - сабан бодае, 359, 6 мең га - тары, 65,7 мең га солы суктырылган.
Татарстан игенчеләре тарафыннан 2613,6 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән 381, 8 мең тонна сабан бодае, 845,0мең тонна тары, 142, 6 мең тонна солы.
Уртача уңыш - 22,5 ц/га.
Районнарда 2787,7 мең тонна сенаж, 194, 7 мең тонна силос әзерләнгән.
Игенчеләр тпрафыннан 272, 9 мең. га мәйданда көзге культуралар чәчелгән, бу гомуми мәйданның 39%ын тәшкил итә.