Илебезнең барлык федераль-административ округларыннан, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән меңләгән аграрчылар октябрь башында “ВДНХ” күргәзмә комплексы территориясендә авыл хуҗалыгы елын төгәлләүгә багышланган “Алтын көз - 2014” агросәнәгать күргәзмәсендә җыелачаклар, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Аның кысаларында агросәнәгать комплексы өчен авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары күргәзмәсе - «АгроТек Россия-2014» 9 нчы Халыкара күргәзмәсе узачак.
Экспозиция 75 нче павильонда (В һәм С заллары ) һәм “ВДНХ” күргәзмә комплексының ачык мәйданчыкларында урнаштырыла. Килүчеләр авыл хуҗалыгы техникасының Россия һәм тагын 15 ил (шәул исәптән Белоруссия, Германия, Индия, Испания, Италия, Китай, Польша, АКШ, Төркия һ.б.) экспонентлары тарафыннан китерелгән төрле модельләре һәм шуларга иярчен җайланмалары белән таныша алачаклар. Ашламалар кертү һәм үсемлекләрне яклау, бөртеклеләрне җыю һәм азык әзерләү техникасы, мелиорация эшләре һәм бәрәңге, шикәр чөгендере, яшелчәләр үстерү һәм җыю техникасы шактый киң күләмдә күрсәтеләчәк. Күргәзмә көннәрендә павильонда һәм ачык мәйданчыкларда 100 данә техника һәм шул исәптән 20 яңа техника күрергә мөмкин булачак. Күргәзмәдә катнашучылар арасында - Агромашхолдинг, Grimme, Lemken, Kronen, Amazonen, Riela, Росагролизинг, Щелково-Агрохим, Агропак һәм башкалар булачак.
57 нче павильонда Россия һәм чит илләр селекциясенең нәселле хайваннары, генетика һәм нәсел эше өлкәсендәге казанышлар күрсәтеләчәк. Сөт һәм ит юнәлешендәге иң яхшы токымлы эре мөгезле терлекләр һәм сарыклар күрсәтелә. Башка экспозиция кысаларында төрле токымлы казлар, тавыклар, күркәләр, балыклар, куяннар һәм кыйммәтле мехлы җәнлекләр күрсәтеләчәк.
Күргәзмәдә катнашучылар арасында гадәттәгечә тармак берлекләре һәм оешмалары булачак: дуңгызчыларның илкүләм берлеге, Россия кошчылык берлеге, Балык хуҗалыгының дәүләт-кооператив берләшмәсе ассоциациясе, җәнлек үрчетүчеләрнең илкүләм берлеге, сарык үрчетүчеләрнең илкүләм берлеге, Терлек сәнәгате илкүләм ассоциациясе, сыер ите җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге.
Белгечләрдә мастер-класслар зур кызыксыну уята. Быел гамәли чараларның тематикасы киңәйтелде. Күргәзмәгә килүчеләр селекция техникасы һәм орлыкчылык техникасы буенча, бакча, җиләк-җимеш һәм питомниклар өчен техника, сөт саву машинасы һәм тоякларны эшкәртү техникасы буенча мастер-классларда катнаша алалар.
Терлекләрне карау буенча махсус мастер-класслар үткәргәндә һәм эре мөгезле терлекләрне чыгарып күрсәткәндә белгечләр комментарияләп барачаклар, моның өчен махсус манеж куела.
Терлекләрне тоту, дәвалау һәм карау буенча иң яңа технологияләрне 57 нче павильонда күрергә мөмкин булачак. Меңнән артык квадрат метрлы мәйданда Россиянең 18 төбәгеннән һәм 6 чит илдән җитештерүчеләрнең һәм тәэмин итеп торучыларның экспозицияләре урнаштырылачак.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, “Алтын көз – 2014” агросәнәгать күргәзмәсе 2014 елның 8 - 11 октябрендә Мәскәүдә узачак.