Министрлыкта яшелчә һәм бәрәңге, шулай ук якланган грунт яшелчәләрен җитештерүгә ярдәм итү буенча икътисадый программалар эшләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яшелчә һәм бәрәңге, шулай ук якланган грунт яшелчәләрен җитештерүгә ярдәм итү буенча икътисадый программалар эшләү мәсьәләренә багышланган киңәшмә булдыКиңәшмәгә яшелчәләр җитештерә торган хуҗалыклар җитәкчеләре, "Татмелиорация" ТК ААҖ вәкилләре, Татарстан фермерлары ассоциациясе вәкилләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлекләре җтәкчеләре һәм белгечләре чакырылды. Фикер алышу яшелчә һәм бәрәңге җитештерүчеләргә ярдәм итү чаралары турында, шулай ук яшелчә һәм бәрәңге, якланган грунт яшелчәләрен җитештерүгә ярдәм итү буенча икътисадый әһәмиятле программаларда катнашуга гаризалар җыю булды.

Киңәшмәне министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов ачты. Ул бүгенге шартларда яшелчә һәм бәрәңге җитештерүнең аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. Аннары министрның инженерлык-техника сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады. Ул техника белән тәңмин итү өлкәсендә икътисадый әһәмиятле программаларга дәүләт ярдәме турындагы мәсьәләләргә кагылды, яшелчә һәм бәрәңге җитештерүендә төп җайланмаларны һәм махсус техниканы куллану нечкәлекләре турында сөйләде. Аннары "Татмелиоводхоз" ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин үз чыгышында мелиорация өлкәсендәге икътисадый әһәмиятле программаларга дәүләт ярдәме мәсьәләләрен кузгатты.

Яшелчә һәм бәрәңге җитештерүнең сыйфаты һәм аны сату мәсьәләләрен үз чыгышында Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров күтәреп чыкты. Аның әйтүенчә, крестьян-фермер хуҗалыклары республикада яшелчә продукциясен үстерүдә мөһим роль уйныйлар.

Яшелчә һәм бәрәңге җитештерүгә нәтиҗәле ярдәм итү өчен яшелчәчеләр берлеген төзү күздә тотыла – бу мәсьәләне җентекле карау ноябрь уртасына планлаштырыла. Бу хакта киңәшмәдә катнашучыларга "Татплодоовощпром" ЯАҖ генераль директоры Раил Зыятдинов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International