Министрлыкта видеоконференция режимында шикәр чөгендерен җыю һәм эшкәртү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Игорь Манылов «2014 ел шикәр чөгендерен җыю һәм эшкәртү сезоны башлану турында» видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев хәбәр итүенчә, Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Белгород, Курск, Липецк һәм Орел өлкәләре чөгендер игүчеләре шикәр чөгендерен җыюга керештеләр.

«Россия – дөньяда шикәр чөгендерен үстерү буенча лидер», - дип билгеләп китте профильле департамент директорыАның әйтүенчә, соңгы биш елда илебездә шикәр чөгендерен җитештерү шактый артты. 2009 - 2013 елларда Россия Федерациясендә шикәр чөгендерен уртача еллык җитештерү 35,8 млн. тонна тәшкил итте (2004-2008 елларда 26,3 млн. тонна иде. Шул еллар белән чагыштырганда елга уртача 1,4 мәртәбә арткан). Агымдагы елда шикәр чөгендеренең гомуми күләме 37,6 млн. тонна булыр дип көтелә, узган елга караганда кимрәк (2013 елда – 39,3 млн. тонна).

Татарстан Республикасы шикәр чөгендерен җыюга тулысынча әзер, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Алтай һәм Ставрополь крайлары, Түбән Новгород, Ростов, Рязань, Саратов, Тула һәм Ульяновск өлкәләре вәкилләре дә үзләренең әзер булулары хакында хәбәр иттеләр.

Республикада 3 шикәр заводы бар, аларның гомуми куәте тәүлегенә 14 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртерлек. Барлык заводларда да ремонт эшләре башкарылдган. Сентябрьдә барысы да («Зәй шикәре» ААҖ; «Нурлат шикәре» ЯАҖ; «Буа шикәре» ҖЧҖ) шикәр чөгендерен эшкәртүгә керешәчәкләр.

Алга таба тема шикәр чөгендере заводларының эше, шикәр җыю машиналарының техник халәте, орлык материалына ихтыяҗ һәм башка мәсьәләләр турында барды. Шикәр базарындагы вәзгыять турында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Агроазык-төлек базары. Һәм эшкәртү сәнәгате департаменты директоры Михаил Орлов һәм Шикәр җитештерүчеләр берлеге Идарәсе рәисе Андрей Бодин мәгълүмат бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International