Татарстанда ашлык 775 мең га мәйданда, ягъни барлык урып-җыю мәйданының 48%ында җыелган

2014 елның 16 августы, шимбә

Татарстан Республикасында 2014 елның 16 августына ашлык 775 мең га мәйданда, ягъни барлык урып-җыю мәйданының 48%ында җыелган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов республика буенча барлыгы 1680 мең тонна ашлык җыелганын билгеләп үтте, шул исәптән уҗым бодае – 554,8 мең тонна. Бер гектардан уртача 22,3 центнер ашлык чыга, шул исәптән уҗым бодаеның уңдырышлылыгы – гектардан 23,6 центнер.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы зоналары буенча урып-җыю кампаниясенең барышы җентекләбрәк сөйләде. Иделнең алгы ягы районнарында барлык мәйданның 67%ында ашлык җыелган, Көнбатыш-Кама аръягы зонасында – 57%, Көнчыгыш-Кама аръягы зонасында – 43%.


Марат Әхмәтов шулай ук аерым хуҗалыклардагы урып-җыю темпларын да билгеләп узды, кайбер авыл хуҗалыгы формированиеләренең уңышлы эшләвен үрнәк итеп китерде. Кайбер хуҗалыклар урып-җыюны төгәлләп киләләр, диде ул. Министр шулай ук, районнарда уҗым бодаен, уҗым арышын, борчак, тары җыю тәмамланды диярлек, дип хәбәр итте.

Көзге культураларга килгәндә исә, аерым хуҗалыклар шактый мул уңыш алдылар, диде Марат Әхмәтов, бу – барлык технологик таләпләрне үтәү нәтиҗәсе.

Көзге культураларны чәчүнең иң уңай вакыты җиттте, дип билгеләде министр, республикада бу мәсьәлә буенча уку семинары да үткәрелде. Без барлык чәчү мәйданының 40%ында көзге культуралар чәчәргә уйлыйбыз, диде Марат Әхмәтов һәм шул күләмне саклап калырга өндәде.

Туфракны эшкәртүгә аеруча игътибар итәргә кушты ул. Сыйфатлы һәм тирән эшкәртү туфракта дымлылыкны мөмкин кадәр күбрәк саклап калырлык булырга тиеш, диде ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтүенчә, барысы 2 млн. га җир эшкәртергә кирәк була, шул исәптән кимендә ярты миллионы тирәнтен эшкәртелергә тиеш. Бүгенге көнгә якынча 260,0 мең га җир эшкәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International