Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Буа районында булып кайтты

2014 елның 19 августы, сишәмбе

18 августта, Буа районына эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков район активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Закон чыгару һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир ЯһудинТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы начальник Рәшит Гафиятуллин һәм башкалар катнашты.

Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов чараны ачып, районның социаль-икътисадый хәле турында, аерым алганда, авыл хуҗалыгы, районда гамәлгә ашырыла торган программалар буенча ирешелгән төп күрсәткечләр турында сөйләде

Татарстан Республикасы Премьер-министры әйтүенчә, мондый очрашулар файдалы һәм нәтиҗәле, чөнки алар район халкын борчыган проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирә. “Хәзер Татарстанда республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов көче белән ирешелгән тотрыклылыкны саклау мөһим”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

Илдар Халиков Татарстандагы вәзгыять турында, бүген дә, элеккечә үкнефть-газ комплексы икътисадның төп үсеш нигезен тәшкил итүен билгеләп үтте. Соңгы елларда шактый күпләре нефть химиясе проектлары гамәлгә куела, аерым алганда, “ТАНЕКО” заводы төзелде. Киләсе елда “Аммоний” заводы һ.б. ачылачак.

Шулай ук республикада инвестицион проектлар күп, “Алабуга” МИЗ киң үсеш ала. Чаллыда “Кама Кристалл Технолоджи” проекты гамәлгә куела. Моннан тыш, “Химград” технополисы, индустриаль технопарклар, бизнес-инкубаторлар эшли.

Буа районы Татарстан Республикасында күп юнәлешләр буенча лидер булып тора, дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Бүген районда капиталь ремонттан соң мәктәп һәм реконструкциядән соң балалар бакчасы ачылды, дип атап китте ул. “Буа кебек районнар булганда, Татарстан Россия авыл хуҗалыгы лидерлары рәтендә санала. Шулай итеп, башка төбәкләргә караганда, Татарстан Республикасында сөт шактый күп җитештерелә. Республика ит һәм бәрәңге җитештерү буенча Россиядә икенче урында тора. Бу уңышларга Татарстан игенчеләренең хезмәт сөючән булулары һәм безнең инвесторлар керткән яңа технологияләр нәтиҗәсендә ирешелә, – дип ассызыклады Илдар Халиков һәм, республикада агросәнәгать комплексына ярдәм итү программалары дәвам итәчәк, дип өстәде. - Бүгенге вәзгыятьтә безгә җиңелрәк, чөнки без үзебезне туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итә алабыз”, - диде ул.

Соңгы елларда Татарстанда күп санлы социаль проектлар гамәлгә ашырыла: ФАПлар, күп функцияле үзәкләр, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексы төзелә, мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрелә. “Татарстан Республикасында 7,5 меңгә якын объект ремонтлана һәм реконструкцияләнә”, - дип билгеләп үтте Республика Премьер-министры.

Илдар Халиков проблемалы мәсьәләләр рәштеннән юл төзелешен атап китте һәм бу мәсьәләгә шулай ук зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте.

Премьер-министр үз чыгышында, 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар булачагын да искә төшерде һәм анда Буа районында яшәүчеләрне актив катнашырга чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International