Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларына Бөтенроссия конкурсы игълан ителде

2014 елның 19 августы, сишәмбе

«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларына Бөтенроссия конкурсы игълан ителде.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1) «Авыл җирлегендә иң яхшы белем бирү проекты»;

2) «Авыл тематикасын иң яхшы яктырткан 35 яшькә кадәрге яшь журналист».

3) «Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында иң яхшы конкурс эше»;

4) «АПКда кече эшкуар темасын иң яхшы яктыртучы»;

5) «Авылда социаль инфраструктура темасын иң яхшы яктыртучы» (авыл халкының сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният оешмаларыннан һәм социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеге);

6) «Авыл җирлегендә инженерлык инфраструктурасын иң яхшы яктыртучы» (торак һәм юллар, мелиоратив системалар төзү, авыл торак пунктларын газлаштыруавыл халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү, авыл халкының элемтә хезмәтләре белән тәэмин ителешен арттыру, почта элемтәсен һәм “Интернет” мәгълүмат-коммуникация челтәрен дә кертеп»);

7) «Авыл җирлекләренең этномәдәни үсешен, мәдәни мирасын саклап калу һәм тулыландыру темасын иң яхшы яктыртучы»;

8) «Авыл җирлегендә физкультура-массакүләм чараларны иң яхшы яктыртучы»;

9) «Авыл халкының эш белән тәэмин ителешен һәм керемнәрен арттыруны иң яхшы яктыртучы»;

10) «Авыл туризмын һәм экологик туризмны иң яхшы яктыртучы».


Конкурста катнашуга федераль, төбәк һәм шәһәр (район) журналлары, газеталары, интернет-басмалары, радио һәм телекомпанияләр журналистлары чакырыла.

Документлар 2014 елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр pressa@agromedia.ru электрон почта аша кабул ителә. Барлык белешмәләр: Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Матбугат хезмәтендә 8-(495)-411-81-45 телефоны аша; Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Матбугат хезмәтендә 8-(843)221-76-21 телефоны аша бирелә.

Конкурста җиңүчеләрне һәм конкурс призерларын бүләкләү тантанасы 2014 елның 9 октябрендә “Алтын көз – 2014” Россия агросәнәгать күргәзмәсен үткәрү кысаларында башкарыла. Конкурста катнашучыларның барысы да рәхмәт хатлары һәм Конкурста катнашучы таныклыгы алачаклар. Җиңүчеләр һәм призерлар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломнары һәм акчалата премия белән бүләкләнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International