Республикада 835,9 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданының 53%ын тәшкил итә. Уҗым бодае - 242,0 мең га, уҗым арышы – 235,1 мең га, тары - 224,9 мең га борчак 46,8 мең га мәйданда суктырылган.
Республика буенча 1872,0 мең тонна ашлык җыелган. Уҗым бодае - 568,1 мең тонна, уҗым арышы - 510,9 мең тонна, тары - 520,2 мең тонна, борчак 90,2 мең тонна җыелган.
Республика игенчеләре тарафывннан көнгә 33,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар, ягъни 75,6 меж тонна җыелган.
Ашлык җыю темплары түбәндәге районнарда сүлпәнрәк бара: Менделеевск районында барлык мәйданның 27%ында җыелган, Мамадышта — 35%, Бөгелмәдә - 36% һәм Әгерҗе районында 37% җыелган.