Бүген Теләче районы "Батыр" спорткомплексында егетләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелегенә билбау көрәше буенча ярышлар башланды. Көрәшнең дәвамы 16 августта булачак. Көч сынашуларда 21 район командаларыннан 175 көрәшче катнаша. Бүген көрәшчеләр ирекле стильдә көч сынаштылар, ә иртәгә классик стильдә бил алышу булачак.
Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов, Татар-башкорт спорт көрәше буенча республика федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, "Газпром Трансгаз Казан” ҖЧҖ вәкиле ГүзәлияМинкина һәм башка мөхтәрәм кунаклар булды.
Көрәшчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов сәламләде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов Илдус Зариповка спортны, бигрәк тә татар-башкорт спорт көрәшен үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хаты тапшырды. Ә Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы федерациясе президенты һәм билбау спорт көрәшен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән кеше буларак, Марат Әхмәтов та бүләкләнде, аңа бүләкне район башлыгы Илдуз Зарипов тапшырды.
"Батыр" спорткомплексындагы тантанада Марат Әхмәтов күптән түгел Башкортостан Республикасының Салават шәһәрендә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайткан яшь көрәшчеләргә акчалата премияләр тапшырды.
Гүзалия Минкина да ярышларда катнашучыларга уңышлар теләп мөрәҗәгать итте. Җирле сәнгать мәктәбенең яшь артистлары чыгышыннан соң ике көнлек мавыктыргыч Көрәш ярышлары старт алды.