|
Татарстанның танылган язучылары республиканың урып-җыю кырларына чыктылар. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов җитәкчелегендәге язучылар төркеме Мамадышка килделәр. Мәдәният әһелләре делегациясе 12 - 22 августта Балтач, Саба, Мамадыш, Буа, Чирмешән һәм Әгерҗе районнарында булачак. Көннең сүрән торуы да Мамадыш җирендә уңышлы очрашу уздыруга комачауламады. Делегация составында унике кеше, болар араасында язучылар Фидаил Мәҗитов, Миңневарис Миңнегалиев, Рафаил Газизов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре Алмаз Хәмзин, Шәмсия Җиһангирова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Салисә Гәрәева,Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Камил Сәгъдәтшин, Г.Тукай ис. премия лауреатлары Нәбирә Гиматдинова, Вахит Имамов, ветеринария фәннәре докторы, академик Рифат Корбанов, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге матбугат үзәге җитәкчесе Хөсәен Вәлиәхмәтов бар, алар, 3 төркемгә бүленеп, район хуҗалыкларына юллландылар, урып-җыюның барышы белән таныштылар, авыл хезмәтчәннәре белән аралаштылар, АПКның "Продпрограмма", "Продкорпорация" кебек хуҗалыкларында игенчеләр алдында чыгышлар ясадылар.
|