Татарстанда 1607,6 мең тонна ашлык суктырылган

2014 елның 15 августы, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 719,8 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, бу гомум фаразның 45%ын тәшкил итә.

Уҗым бодае - 234,7 мең га, уҗым арышы – 231,9 мең га, тары - 160,5 мең га борчак 42,2мең га мәйданда суктырылган.

Республика буенча 1607,6 мең тонна ашлык җыелган. Уҗым бодае - 554,8 мең тонна, уҗым арышы - 505,8 мең тонна, тары - 363,9 мең тонна, борчак 79,3 мең тонна җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International