Бүген Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә “Уҗым культураларын чәчүне, туфракны төп эшкәртүне һәм орлык салуны оештыру” темасы буенча зона семинар-киңәшмәсе тәмамланды. Семинар 11 августтан 14 августка кадәр барды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек буенча консультантлар, район авыл хуҗалыгы үзәге (РСЦ)белгечләре, "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе вәкилләре, авыл хуҗалыгы формированияләре һәм КФХ җитәкчеләре, хуҗалыкларның агрономнары һәм инженерлары катнашты. Орлыклык кишәрлекләрнеэ үзенчәлекләре. Үсемлекләрнең фитосанитар торышы, республиканы орлык белән тәэмин итү мәсьәләләре, Федерация субъектлары белән чагыштыргында (Түбән Новгород, Самара, Оренбург өлкәләре һ.б.) уҗым культураларының һәлак булу динамикасы, уҗым культураларын үстерү практикасы, уңышлы кышлау факторлары буенча фикер алышулар булды. Семинарда катнашучылар шулай ук орлыкчылык өлкәсендәге законнар нигезләмәләрен өйрәнделәр.
Зона киңәшмәсенең тематик өлешендә министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов “Уҗым культураларын үстерүнең технологик үзенчәлекләре” дигән темага нотык белән чыкты. "Россельхозцентр" ФДБУныңТатарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев үз чыгышында кырлар торышының фитомониторингын үткәрү методикасы һәм чүпләнүгә каршы көрәш чаралары турында, шулай ук орлыкчылык хуҗалыкларын сертификацияләүмәсьәләләрен күтәрде. "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе генераль директоры Юрий Еровның чыгышы авыл хуҗалыгы культураларының перспектив сортларына һәм орлыкларны эшкәртүнең технологик мәсьәләләренә багышлынган иде. Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ГНУ ТатНИИСХ) директоры Марсель Таһиров “Республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре өчен ТатНИИСХның инновацион эшләнмәләре” темасына чыгыш ясады. Семинарның пленар өлеше Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең оорлык контроле бүлеге башлыгы Рамель Каюмов чыгышы белән тәмамланды, аның нотыгының темасы - “Үсемлекләр карантины таләпләрен үтәү. Орлыкчылык өлкәсендәге законнар”.
Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлеге белгечләре туфракны төп һәм чәчү алдыннан эшкәртүдә эшли торган авыл хуҗалыгы машиналарын эшләтеп күрсәттеләр. Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе белгечләре кукурузны гибридлау турында һәм әлеге культураның икътисадый нәтиҗәлелеге турында сөйләделәр. "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясебелгечләре орлыкларны эшкәртү турында җентекләп сөйләделәр.
Гомумән, семинарда билгеләнеп үтелгәнчә, бүгенге авыл хуҗалыгында культураларны үстерү технологияләреннән бик күп нәрсә тора, иң беренче чиратта - игенчелекнең рентабельлек, ягъни табыш китерү дәрәҗәсе шуларга бәйле.