Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде. Аның төп бурычлары – азык-төлек товарларына һәркөнне ваклап сату һәм сатып алу бәяләренә мониторинг уздыру, социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына бәяләрнең үсүен булдырмау. Штабның җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин билгеләнеп куелды.
Исегезгә төшерәбез, Оператив штаб Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында махсус икътисадый чаралар күрү турында” 2014 елның 6 августындагы 560 номерлы Указын үтәү максатларында төзелде.
http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/328203.htm