Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, Республикада 684,6 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган.
Уҗым бодае - 232,4 мең га, уҗым арышы – 230,8 мең га, тары - 137,2 мең га борчак 39,6 мең га мәйданда суктырылган. Ашлык җыюда Апас, Буа, Нурлат, Кайбыч муниципаль районнары алда бара.
Республика буенча 1526,0 мең тонна ашлык җыелган. Уҗым бодае - 548,7 мең тонна, уҗым арышы - 503,2 мең тонна, тары - 307,5 мең тонна, борчак 74,9 мең тонна җыелган.
Татарстан игенчеләре тарафыннан 273,1 мең га мәйданда берьеллык үлән һәм катнаш азык җыелган, бу фараздан 94% тәшкил итә.