Министрлыкта «АПКны стратегик диагностикалау» проект сессиясе концепциясен карадылар

2014 елның 13 августы, чәршәмбе

13 августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «АПКны стратегик диагностикалау» проект сессиясе концепциясен карадылар.

Бу проект мәйданчыгында дөньяда, шул исәптән Россиядә һәм Татарстанда, авыл хуҗалыгын үстерүнең иң яхшы фаразлары буенча фикер алышу уздырыла.

Проектта төп катнашучылар: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов,Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев җитәкчелегендә министрлыклар җитәкчеләре, агрохолдинглар, кече һәм урта бизнес вәкилләре, AV Group Президенты, икътисадый фәннәр кандидаты Алексей Крыловский, Номура фәнни-тикшеренү институтының Мәскәү филиалы башкарма директоры һәм башкалар.

Төп темаларның берсе – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын стратегик диагностикалау булды. Катнашучыларга сәламлау чыгышы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча "Леонтьевский центр" Халыкара социаль-икътисадый тикшерүләр үзәге ААҖ белән берлектә Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр АПКны стратегик үстерү өстенлекләренең эшләнүе турында әйтте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына республикада авыл хуҗалыгының торышы һәм үзенчәлеге турында документлар җыелмасы тапшырылды. АПКны үстерү буенча консультацияләр үткәрелде. Республикада АПК барыннан да бигрәк табышка һәм рентабльлелеккә юнәлгән булырга тиеш, икътисад һәм нәтиҗәлелек өстенлек итәргә тиеш, дигән нәтиҗәгә килделәр. Республика программаның беренче (диагностик) этабын уңышлы узды һәм икенче этапка күчте, бу этапта республика социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре гамәлгә ашырылачак.

AV Group Президенты, икътисадый фәннәр кандидаты Алексей Крыловский катнашучыларны презентациягә куелган стратегик диагностикалау белән таныштырды. Ул Татарстан АПКның мөһим ролен аерым билгеләп китте, чөнки республиканың авыл хуҗалыгы Россия АПК составында төп сегментларның берсе.

Төп нотыклардан һәм презентациядән соң түгәрәк өстәлләр булды, аларда түбәндәге икътисадый һәм социаль үсеш проблемалары буенча фикер алыштылар:

АПКны икътисадый үстерү (югары сыйфатлы продукция җитештерү, экологик чиста продукция җитештерүгә аеруча игътибар итәргә);

- «Яңа авылны” социаль үстерү (АПКда һәм аграр секторларда эшләүче авыл халкы тормышын югары сыйфатлы итү).

"Мәйданчыкнәтиҗәсе: АПКны үстерүнең төп, стратегик проблемаларын хәл итү, аның конкуренцияле өстенлекләрен булдыру. Бу очрашу республикада нәтиҗәле социаль-икътисадый үсеш өчен бизнес һәм башка структуралар белән элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International