Иң беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен башлаган “Туган як”агрофирмасы 1700 гектар мәйданда уҗым культураларын суктыруны тәгәлләде. Һәр гектардан уртача 24 центнер ашлык чыкты, дип сөйләде “Туган як” агрофирмасы генераль директоры. Бүген агрофирмада тары суктыралар. Дымлылыгы 18 % ашлык тиешенчә киптерелә, орлыкка салына һәм сатуга әзерләнә.
Агрофирмада хезмәт кешесен данлый беләләр, бу сөендерә. Хуҗалыкта 10 мең центнер ашлык суктырган механизаторларны бүләкләү гадәткә керде. “Нью-Холланд” комбайнында 10 мең центнер ашлык суктырган Данил Нәгыймовка һәм Сирин Хуҗинга премияләр һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде. “Техниканы кемнең ничек әзерләве эш барышында мәгълүм булды. Сез урып-җыюга бик оешкан төстә керештегез. Бу сезнең районга да. Республикага да мөнәсәбәтегезне күрсәтә. Шулай эшләүне дәвам итегез!” - дип, рәхмәт белдерде район башлыгы.
«Туган як” агрофирмасында бер үк вакытта терлек азыгы әзерләү дә бара. Монда 910 гектар мәйданда үстерелгән кукуруздан силос салырга керештеләр. Бу эшне 5 азык әзерләү комбайны, 8 “КамАЗ” һәм 4 “Беларусь” тракторы башкара. Терлек азыгы әзерләүдә катнашучыларга да бүләкләү чаралары эшләнгән. Силос базын бер атна эчендә тутырган механизаторларга һәм шоферларга премия каралган.
«Туган як” агрофирмасында эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Әгәр башка хуҗалыкларда да эш шулай җайлы барса, урып-җыюны ай ярым эчендә төгәлләргә мөмкин.