Татарстан Республикасында 645,8 мең га мәйданда, ягъни барлык мәйданның 41%ында ашлык суктырылган.
Уҗым бодае - 229,8 мең га ( 93%), уҗым арышы – 228,6 мең га (94%), тары- 116,2 мең га (28 %), борчак 36,6 мең га (67%) мәйданда суктырылган.
Гомумән алганда, Татарстанда 1446,7 мең тонна ашлык суктырылган. Көнгә уртача 77,7 мең тонна ашлык суктырыла. Шул исәптән: уҗым бодае - 542,2 мең тонна, уҗым арышы – 503,6 мең тонна, тары - 260,5 мең тонна, борчак – 69,4 мең тонна.
Республика буенча уртача уңдырышлылык 22,4 ц/га тәшкил итә. Уҗым бодае һәр гектардан 23,6 центнер чыга. Уҗым арышыһәр гектардан 22,0 центнер чыга. Тары - 22,4 ц/га, борчак - 19,0 ц/га.