Брифинг республикада урып-җыю һәм терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә багышланган иде. Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук Интернет челтәрендә on-line режимында трансляцияләнде.
Республикада урып-җыю кампаниясе барышында 3,1 – 3,2 млн. тонна чамасы ашлык җыелырга тиеш. Бүгенге көнгә 611 мең га мәйданда яисә барлык мәйданның 39%ында ашлык суктырылган, җыелган ашлык - 1,37 млн. тонна, шул исәптән бер көндә 66 мең тонна ашлык җыела, уңдырышлылык – 22,4 ц/га.
Югалтуларсыз һәм мул уңыш җыеп алу өчен һәр район, һәр хуҗалык тәүлек саен кимендә 4 % чәчүлек мәйданын суктырырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты брифингында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Николай Титов әйтүенчә, бөртеклеләрне җыюны 5 сентябрьгә төгәлләү планлаштырыла. Баштарак уракны 30 августка төгәлләү планлаштырылган иде, әмма һава торышы янәдән үз төзәтмәләрен кертте – кайбер муниципаль районнарда коеп яңгырлар ява, дип билгеләп китте ул.
Аерым районнар буенча уңдырышлылык болайрак тора: Актаныш – 29 ц/га, Балтач – 26,6 ц/га, Азнакай – 26,4 ц/га, Буа – 26,3 ц/га, Зәй – 25,6 ц/га, Нурлат – 25,1 ц/га.
Республикада барысы 1070 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән, ягъни шартлыча бер баш хайванга 18 ц (печән - 600 мең тонна, сенаж - 2,7 млн. тонна, силос - 83 мең тонна).Берьеллык үлән һәм катнаш азык 95% мәйданда җыелган.
Азык әзерләү буенча аеруча югары күрсәткечләргә ирешкән районнар: Әгерҗе, Саба, Кукмара,Мамадыш районнары.
Бүгенге көннәрдә күпьеллык үләннәр икенче тапкыр чаптырыла һәм туфрак эшкәртү буенча актив эш алып барыла. Республикада көзге культуралар чәчүгә 530 мең гектардан артык җир әзерләнгән. Төп эшкәртү 200 мең га (9%) мәйданда башкарылган.
Аннары Николай Титов Көнбатыш илләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе кертүне тыю мәсьәләләренә кагылды. Узган җомга көннән башлап Министрлыкта санкция билгеләнгән барлык продукция мониторингы буенча эшче төркем эшли башлады, дип сөйләде Николай Титов. «Бездә шәһәрнең барлык авыл хуҗалыгы базарлары һәм сәүдә челтәрләре буенча рейтинг бар: бернинди ыгы-зыгылы үзгәрешләр юк һәм көтелми дә. Бәяләр күтәрелмәде, ә кайбер яшелчәләргә (бәрәңге, кәбестә) сезонга бәйле рәвештә бәяләр төште. Татарстанда икмәкнең социаль төрләренә якын арада бәяләр күтәрелмәячәк”, - диде ул.