Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый советның эш төркеме утырышы булды

2014 елның 12 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Николай Титов катнашында Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый советның эш төркеме утырышы булды. Утырышта республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, аграр югары уку йортлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Беренче җыелышны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый совет рәисе Валерий Гогин ачты. Аннары утырышны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов дәвам итте.

Валерий Гогин Иҗтимагый советның максатлары һәм бурычлары турындагы нотык белән чыгыш ясады. Оештыру мәсьәләләрен караганда комитетлар төзелде һәм аларның җитәкчеләре сайланды. Утырышта шулай ук комитетлар алдына куела торган бурычлар да билгеләнде. Төп мәсьәләләр буенча фикер алышканнан соң, утырышта катнашучылар Иҗтимагый советның 2014-2015 елларга эш планы расланды.

Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый советның төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- органик (экологик чиста) продукция җитештерүгә һәм аны сатуга ярдәм итә торган кирәкле норматив-техник документацияне (стандартларны) законнарда билгеләнгән тәртиптә эшләүгә, раслауга һәм гамәлгә кертүгә булышу;

- органик (экологик чиста) продукция җитештерүне оештыруда актив катнашу һәм ярдәм итү.

Иҗтимагый советның эшчәнлеге турында мәгълүмат Министрлык сайтының “Иҗтимагый совет” блогында урнаштырылган.



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International