«Бал дөньясы» Бөтенроссия бал ярминкәсе

2014 елның 12 августы, сишәмбе

Казан халкын шифалы, витаминлы умартачылык продукциясе белән тәэмин итү өчен «Агро-Апис-Бизнес» ҖЧҖ “Умартачылык идарәсе” дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә ел саен бал ярминкәләре үткәрә. Халыкка умартачылыкның төрле продуктлары тәкъдим ителә.

Бал ярминкәләренә Казан халкы бик теләп һәм яратып йөри һәм ярминкәләргә чыгарыла торган продукциягә югары бәя бирә. Узган елда “Умартачылык идарәсе”нә шәһәр кешеләреннән бал ярминкәсен үткәрене сорап бик күп мөрәҗәгатьләр килгән иде.

Шәһәр халкының теләген үтәү йөзеннән 2014 елның 13 августыннан 30 августына кадәр Казан шәһәре, Зорге ур., 66 йорт адресы буенча “Олимп” сәүдә комплексының ачык мәйданчыгында (Җиңү проспекты” метро ст.) «Бал дөньясы» Бөтенроссия бал ярминкәсе үткәрелә, анда Татарстаннан, Башкириядән, Краснодардан, Кубаньнан һәм Россиянең башка төбәкләреннән умартачылар балның төрле сортларын (каштан, карабодай, юкә, фацелия, донник, урман балы һ.б.), бал һәм умарта продукты катнашмаларын (прополис белән бал, умарта серкәсе белән бал, умарта угызы (маточное молочко) белән бал), умартачылык продуктларын (перга, серкә, прополис һ.б.) алып киләләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International