Татарстан Республикасында бөртекле һәм кузаклы культуралар 2014 елның 12 августына 611,4 мең га мәйданда, ягъни урып-җыю мәйданының 39%ында суктырылган. Уҗым бодае - 226,1 мең га (92%); уҗым арышы – 226,0 мең га, ягъни 93 %; тары - 97,8 мең га (24 %);борчак 34,3 мең. га, ягъни 63% мәйданда суктырылган.
Гомумән алганда, Татарстанда 1369,0 мең тонна ашлык суктырылган. Көнгә уртача 66,3 мең тонна ашлык суктырыла.
Шул исәптән уҗым бодае - 536,6 мең тонна, уҗым арышы – 493,0 мең тонна, тары - 218,1 мең тонна, борчак64,6 мең тонна җыелган.
Республика буенча ашлыкның уртача уңышы 22,4 ц/га тәшкил итә, уҗым бодае һәр гектардан 23,7 центнерчыга. Уҗым арышы гектардан 21,8 центнер чыга. Тары һәр гектардан - 23,7 центнер, борчак 18,8 центнер чыга.