Татарстан Республикасы Президенты республика Хөкүмәте каршында кайбер товарларның бәяләренә мониторинг кертү бурычын куйды. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводының реконструкцияләнә торган цехында булганда хәбәр итте.
«Бүген безнең өчен иң мөһиме – бәяләрнең артуын һәм кибет киштәләрендә азык-төлекнең юкка чыгуын булдырмау», - диде республика башлыгы, тагын ул, сәүдә челтәрләре табыш алу өчен бу вәзгыятьтән файдалана алырга мөмкин, дип тә өстәп куйды.
Татарстан, Россия төбәкләренең берсе буларак, үз-үзен ит, сөт, яшелчә белән тәэмин итә ала, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Авыл хуҗалыгында республика шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, гаилә фермаларын булдыру юнәлешен алды.
«Бу, бигрәк тә, халыкның эш белән тәэмин ителешенә ярдәм, авыл кешеләренә табыш алу мөмкинлеге бирү, шулай ук авылны саклап калу да. Без авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә шартлар тудырырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүеннән күренгәнчә, сүз монда бизнес үстерү өчен авыл халкын кредитлар белән тәэмин итү, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен мөмкинлек тудыру турында бара.