Казанда «Тасма» фәнни-җитештерү берләшмәсе термо-саклагыч пленка җитештерә башлады, бүген аны ачу тантанасы булды. «Химград» технополисы территориясендә узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Республика башлыгы белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Тасма” ФҖП” ҖЧҖ директоры Евгений Самков, Россия Саклык банкының “Татарстан банкы” бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиев, КНИТУ-КХТИ ректоры Герман Дьяконов һәм башкалар булды.
Бу җитештерү юнәлешен ачу алданрак булган иде инде, шуңа күрә әлеге продукциянең беркадәр җитештерелгән күләме дә бар. Термо-саклагыч пленка – бу россиялеләргә күптән таныш вакуумлы төргәкләү пленкасы. Казылык әйберләре, ит, сыр, яшелчәләр һәм тиз бозыла торган башка азык-төлек продуктлары шундый төргәктә сатыла. Бу инновацион төргәктә продуктлар бозылмыйча 60 тәүлеккә кадәр сакланырга мөмкин.
Бу пленканы әзерләү өчен чималның шактый өлеше республикага Германиядән, Бельгиядән, Израильдән, Италиядән кайтарыла. Чималның 10 процентка якыны «Казаноргсинтез» ААҖтән һәм «Түбән Каманефтехим» ААҖтән алына. «Тасме»да КНИТУ-КХТИ бергәләп тикешерүләр алып баралар, тикшерүләр нәтиҗәсендә импорталмашу проблемасын мөмкин кадәр тизрәк хәл итеп була. Моннан тыш, республиканың чит ил җитештерүчеләренә бәйлелелеге дә булмаячак, үзебезнең материал 30 процентка биярлек арзанрак була.
Экспертлар бәяләвенчә, агымдагы елда Россиянең термо-саклагыч пленкасы 4,5 млрд. сумлык җитештереләчәков, ә 2020 елга фаразлар буенча 5,5-6 млрд. сумга кадәр җитәчәк. Казанда урнаштырылган җайланманың куәте гомуми базардагы гомуми күләмнең 8-10 процентын тәшкил итә - елга 400 млн. сум, ягъни 48 млн. м продукция. Проектны финанслау башлыча “Россия Саклык банкы” ААҖ тарафыннан башкарыла. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 303,5 млн. сум, шуның яртысы әлеге банкка туры килә.
Пленка 9 катлы төрле материалдан әзерләнә. Заводта аны әзерләү буенча җитештерү куәтләре 18 метрлы манара рәвешендә вертикаль рәвештә урнаштырылган, болай урнаштыру завод территориясендә урынны да аз ала. Бу әлегә Россиядә бердәнбер шундый линия, ул заказ буенча эшләнде. Җтештерүдә 35 яңа хезмәткәр, аларның хезмәт хакы 25 мең сумнан башлана.
Бу материалны алуга «Ак Барс» кошчылык комплексы белән килешү төзелде, аннан башка тагын Уфа, Лысково, «Звенигово» компанияләре белән дә хезмәттәшлек җайга салына.
Продукция итальян компаниясе GAPның заманча экструзион җайланмасында җитештерелә. Аның коммерция директоры Джованни Стакетти да бүгенге җитештерү линиясен ачу тантанасында катнашты.
Республика башлыгы, предприятиенең киләчәге зур, диде. Ул шулай ук, яңа предприятиенең импортны алыштыруга юнәлдерелгән булганын ассызыклады, бу Россиягә каршы кертелгән санкцияләр шартларында бик мөһим. «Әлегә җитештерү өчен чимал чит илдән килә, әмма без предпритиеләребезнең вузлар белән берлектә рецептура эшли алуларын да, республика территориясендә чимал җитештерә алуларын да күрәбез, - дип белдерде Татарстан Президенты. - Безгә хәзерге мизгелдәге мөмкинлекне кулланып, базарга үз илебездә җитештерелгән югары сыйфатлы продукция чыгару мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Ә бу үз чиратында яңа заманча җитештерүләр таләп итә».
Ул яңа җитештерүне булдыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтте, шуннан соң башка мөхтәрәм кунаклар белән бергә җитештерүне башлап җибәрә торган символик төймәгә басты.