8 - 10 августта Алабуга районы Атыяз авылында авыл яшьләренең III Форумы узды. Форумны оештыручылар — Татарстан Республикасы аграр берләшмәсенең Алабуга бүлекчәсе, Алабуга районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе һәм «Барс» яшьләр үзәге.
Быел форум программасына төрле тренинглар, "Эссен Продакшн АГ" ЯАҖ директоры Леонид Барышев катнашында мастер-класслар, «Волонтер» МЦРД координаторы Роберт Халиков катнашында «Кыйммәтле юнәлешләр һәм өстенлекләрне сайлаганда аларның роле, кулган максатларга ирешү» темасына түгәрәк өстәл, ат җигү һәм тугару буенча ярышлар кертелгән иде.
Форум кунакларны да, катнашучыларны да елдан-ел күбрәк җыя. Быел 10 август чаралары кысаларында Иске Күклек авылында “Татарстан Республикасында авыл туризмын үстерү юллары” темасына республика семинар-киңәшмәсе узды. Республикада авыл туризмын үстерүнең һәм аңа ярдәм итүнең аеруча актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуга Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгәтуллина, Алабуга районы авыл җирлекләре башлыклары, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова, Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева, эшкуарлар, КФХ башлыклары һәм башка кызыксынучы затлар катнашты.
Җирле халык өчен бу чара мөһим вакыйга булды. Авыл халкы кунакларны күңелле биюләр, халык җырлары белән каршылады, мари утары буенча мавыктыргыч экскурсия оештырдылар. Мари халкының үз гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калулары сөендерә, алар буыннан-буынга күчеп килә.
- Без Авыл яшьләре форумына өченче мәртәбә җыелабыз инде, әмма быел гына бу семинар республика дәрәҗәсендә үткәрелде. Форумның Алабугада үткәрелүе безнең өчен зур әһәмияткә ия. Бүген авыл халкы мобиль, энергияле һәм иң мөһиме – креатив. Хәтерлим әле, форумда катнашучылар беренче мәртәбә шәһәр башлыгына агач тәгәрмәч бүләк иттеләр. Бу гадәттәгечә түгел, яңача, яшьләрчә бу, - дип сөйләде Зөлфия Хафиз кызы.
Семинарда катнашучылар авыл җирлегендә туризм оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, бу өлкәдәге актуаль проблемалар буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең Алабуга бүлекчәсе рәисе Николай Мельников форум кунакларына авылга туристларны җәлеп итәрлек мавыктыргыч уеннар, чаралар турында сөйләде. Иске Күклеккә кунакка килгән һәрбер кеше атта йөреп карарга, авыл хуҗалыгы эшләрен башкарырга, авыл мунчасын керергә, әлбәттә инде, авыл мәдәни тормышында катнашырга мөмкин.
Семинар-киңәшмә кысаларында иҗтимагый оешманың гамәлгә кую конференциясе булды, ул республикада авыл туризмын үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.