Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, Татарстанда 1302,7 мең тонна ашлык суктырылган. Ашлык уңышы гектардан уртача 22,5 центнер тәшкил итә.
Шул исәптән уҗым бодае – 527,6 мең тонна, уҗым арышы – 484,4 мең тонна.Тары – 184,0 мең тонна, борчак 61,1 мең тонна җыелган.
Республика буенча ашлыкның уртача уңышы 22,5 ц/га тәшкил итә, уҗым бодае һәр гектардан 23,7 центнер чыга. Уҗым арышының уртача уңышы 21,8 ц/га тәшкил итә. Тары һәр гектардан 22,6 центнер чыга, борчак – 18,8 ц/га.
Гомумән алганда, бөртекле һәм кузаклы культуралар 579,9 мең га мәйданда алынган, бу фараз күрсәткечләрнең 37 процентын тәшкил итә. Уҗым бодае –222,4 мең га (90 процент), уҗым арышы – 221,8 мең га (91 процент), тары – 81,3мең га (20 процент), борчак 32,5 мең га (59 процент) мәйданда җыелган.