Татарстан Республикасында 2014 елның 10 августына 545 мең га, ягъни урып-җыю мәйданының 34%ында ашлык суктырылган. Барлыгы 1234 мең тонна ашлык җыелган, шул исәптән уҗым бодае – 494,7 мең тонна. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференц элемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Марат Әхмәтов, республика буенча уңдырышлылык гектардан 22,5 центнер тәшкил итә, диде, шул исәптән уҗым бодае уңышы - гектардан 23,8 центнер.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы якындагы көннәргә булачак һава торышы турында һәм муниципаль районнарда урып-җыю кампаниясенең темплары хакында да әйтеп узды. Мәсәлән, Идел алды районнарында урып-җыю эшләре уртача республика буенчагыга караганда югарырак темпларда бара, анда 50%ка якын мәйдан суктырылган (Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле районнары).
2014 елның 1 августы күрсәткечләре буенча авыл хуҗалыгы предпритиеләрендәге терлекләр саны 747,7 мең баш, ягъни 2014 елның 1 гыйнварына карата 101% тәшкил итә. Эре мөгезле терлекләр буенча уңай динамика саклана, дип әйтте Марат Әхмәтов. Ул шулай ук, авыл хуҗалыгы предпритиеләрендә 245,7 мең баш сыер, 435,3 мең дуңгыз, 47,2 мең сарык бар, дип төгәлләде.