Сәүдә челтәрләренең бу хезмәтеннән беренчеләрдән булып Югары Ослан районы фермеры Мурат Сираҗин файдалана башлады.
Татарстан супермаркетларында «Фермерлар продукциясе» бүлекләре барлыкка килә башлады. Сәүдә челтәрләренең бу хезмәтеннән беренчеләрдән булып Югары Ослан районы фермеры Мурат Сираҗин файдаланды. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы корреспондентына сөйләде.
Мурат Сираҗин үз продукциясен Казан һәм Чаллы супермаркетларына тапшыра. Иң башлап ул үз хуҗалыгында кәҗә һәм сыер сөтеннән җитештерелгән сыр бирә башлаган.
Мурат Сираҗин әйтүенчә, сатуга тапшырыр алдыннан аның продукциясенә һәрьяклап сертификация уздырылган.