Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә агымдагы елның 7 аенда терлекчелек тармагында эш йомгаклары буенча республика киңәшмәсе булды.
Чарада терлекчелек буенча консультантлар, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәте башлыклары, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ГКУ белгечләре, республиканың нәсел прерприятиеләре директорлары, Татарстан Республикасы Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов катнашты.
Нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.
Терлекчелек буенча җитештерү күрсәткечләре уңай, дип билгеләп үтте ул.
Республикада ел башыннан эре мөгезле терлек саны буенча уңай динамика саклана (+8 мең баш); савым сыерлар буенча - +1,4 баш.
Июль аенда сөт буенча артым 8% тәшкил итә (ел башыннан бирле гомумән алганда + 4%). Ел башыннан бирле 1 августка 672 мең тоннандан артык сөт савылган (+23 мең тонна).
200 мең тонна ит җитештерелгән, бу 2013 елга карата 99% (июльдә үсеш 1%). Шул исәптән сыер ите буенча – (+ 4%), кош ите буенча – (+2%).
Киңәшмәгә эре мөгезле терлек итен нәтиҗәле җитештерү буенча материаллар «Ак Барс» ХК ААҖ үрнәгендәге симертү мәйданчыкларыннан тапшырлган иде.
Чыгышын тәмамлап, Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантларына айлык хисаплар төзегәндә исәп-хисап методикасына аеруча игътибар итәргә тәкъдим итте, хисап документларын бозарга ярамаганлыкны билгеләп үтте. Шулай ук министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекләрне кышлауга күчерү һәм азык әзерләү мәсьәләләренә дә тукталды.