Алабуга муниципаль районында «Татарстан Республикасында авыл туризмын үстерү юллары” темасына республика семинар-киңәшмәсе узачак

2014 елның 8 августы, җомга

Авыл яшьләре форумы кысаларында Алабуга муниципаль районында 2014 елның 9 августында Иске Күклек авылы Мәдәният йортында «Татарстан Республикасында авыл туризмын үстерү юллары” темасына республика семинар-киңәшмәсе узачак. Аны оештыручылар – Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы.

Чарада катнашуга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, эшкуарлар, авыл җирлекләрендә урнашкан мәдәният учреждениеләре вәкилләре, эекспертлар, мәдәният һәм авыл туризмы өлкәсендә тәҗрибә уза торган белгечләр чакырылган. Семинар-киңәшмәдә катнашуларны сәламләп, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Саетова чыгыш ясаячак.

Актуаль мәсьәләләрне карауга керешкәнче, кунакларны мари авылы буйлап гаҗәеп экскурсия көтә, шул исәптән тәгәрмәчле мунча, убырлы карчык йорты, атта атланып йөрү һ.б.лар.

Чараның пленар өлешендә республикада авыл туризмын үстерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышу, шулай ук авыл туризмы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешманың гамәлгә кую конференциясен үткәрү планлаштырыла.

Очрашу кысаларында катнашучыларның тәҗрибә алмашу, эшләү өчен кирәкле элемтәләр урнаштыру, шулай ук республика территориясендә туризмның төрле төрләрен һәм рәвешләрен үстерүнең потенциаль юнәлешләре буенча фикер алышу мөмкинлекләре булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International