Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, "Леонтьевский центр" Халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге" ЯАҖ белән берлектә, министрның икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә киңәшмә уздырылды. Фикер алышуга "2030 елга кадәр Татарстан Республикасы үсешенең стратегиясен эшләү” темасы чыгарылды. Әлеге киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагының киләчәктә озак сроклы стратегик үсешенең төп проблемалары, өстенлекләре, шулай ук аның төп юнәлешләре каралды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, Дәүләт Советы вәкилләре, аграр югары уку йортларының һәм Татарстан Республикасы АПК предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.