Татарстанның Спас районында уҗым культураларын чәчүне, туфракны төп эшкәртүне һәм орлык салуны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

2014 елның 1августында Спас районында “Уҗым культураларын чәчүне, туфракны төп эшкәртүне һәм орлык салуны оештыру” темасы буенча зона семинар-киңәшмәсе узачак. 

Зона киңәшмәсенең тематик өлешендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов "Уҗым культураларын үстерүнең технологик үзенчәлекләре” темасына нотык белән чыгачак. Үз чыгышында "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Хадиев кырлар торышына фитомониторинг үткәрү методикасы һәм чүпләнүгә, авыруларга һәм корткычларга каршы көрәш чаралары турында сөйләячәк, орлыкчылык хуҗалыкларын сертификатлау мәсьәләләренә дә тукталачак. "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе генераль директоры Юрий Еровның нотыгы авыл хуҗалыгы культуралары сортларына һәм орлыкларны эшкәртүнең технологик мәсьәләләренә багышлана. Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) ГНУ директоры Марсель Таһировның темасы - "Республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре өчен инновацион эшләнмәләр”. Семинарның пленар өлеше Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең орлык контроле бүлеге башлыгы Рамель Каюмов чыгышы белән тәмамланачак - аның нотыгының темасы: “Үсемлекләр карантины таләпләрен үтәү. Орлыкчылык өлкәсендәге законнар”.

Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге белгечләре тарафыннан туфракны төп һәм чәчү алдыннан эшкәртүче авыл хуҗалыгы машиналарының ничек эшләве күрсәтеләчәк. Аннары Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе белгечләре катнашында кукуруз орлыкларының гибридлыгы һәм аның икътисадый нәтиҗәлелеге билгеләнә. Ахырда "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе белгечләре орлыкларны эшкәртү мәсьәләләрен карыйачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International