Кама Тамагы районы комбайнчыларына премияләр бирелде

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә иген уңышын җыю дәвам итә, иң яхшы күрсәткечләре өчен комбайнчыларга премия сертификатлары бирелә.

Урып-җыюда катнашучыларны матди кызыксындыру турындагы нигезләмә нигезендә сишәмбе көнне унике игенчегә акчалата премияләр бирелде. Шулардан бишесе: Мөдәррис Минһаҗев, Данил Төхвәтуллин, Илнар Хәмидуллин, Виталий Григорьев һәм Илдус Нотфуллин сезон башланганнан бирле икенче премияне алдылар, ә җидесе: Шамил Нуруллин, Марат Миңнуллин, Эльбрус Хәйруллин, Владимир Митрофанов, Илдар Галимҗанов (Олы Кариле), Фаяз Бакиров һәм Николай Хохлов –беренченеБүләкләнүчеләр тагын да күбрәк булыр иде, әмма уңыш сыйфаты буенча район комиссиясе бер звеноның эшендә кимчелекләр тапты һәм аның комбайнчылары да премиядән мәхрүм калды. Бу турыдагы мәгълүматны кызыксындыру премияләрен тапшырганда халыкка район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев җиткерде. “Иң мөһиме – сыйфат, - дип дәвам итте бу теманы “Кама Тамагы” АХП директоры Айрат Нугаев, суктырылган центнерлар артыннан куып бу турыда онытырга ярамый”. Әлбәттә, эш темплары да кирәк, әмма икмәкне югалтуларсыз җыеп алу мөһимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International