Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Теләче һәм Балык Бистәсе районнары кырлары өстеннән очып узды

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

6 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов вертолетта Балык Бистәсе районын карап узды, аннары Балыклы Чукай авылы янында “Балык Бистәсенең авыл хуҗалыгы кооперациясе” хуҗалыгы кырына төште. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. Монда Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкның механизаторлары һәм комбайнчылары белән аралашты, аларга урып-җыюны төгәлләп чыгуда уңышлар теләде.

Аннары Балык Бистәсе районы авыл җирлекләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашу вакытында Татарстан Президенты урып-җыю кампаниясенең барышы турында алар белән фикер алышты. «Кырларыгыз начар түгел, иң мөһиме хәзер – көннәрнең әйбәт торуы», - диде Р.Н. Миңнеханов.

Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев хәбәр итүенчә, кырларда 89 комбайн эшли, бөртеклеләр уңышы быел былтыргыга караганда 25%ка артыгарк булыр дип көтелә. И.Вәлиев сүзләренчә, районда 800 гектар җир генә сөрелмичә калган, әмма ул хуҗалыклар арасында бүленгән һәм эшкәртелә инде.

Рөстәм Миңнеханов районда җиләк-җимеш культураларын үстерү белән кызыксынды. Җиләк-җимеш культураларын үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклардан берсенең җитәкчесе сүзләреннән күренгәнчә, алар кура җиләге, карлыган һәм башка җиләк-җимештән яхшы уңыш алалар. Үзләре үстергән җиләк-җимешне алар Казан Агросәнәгать паркында да саталар.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов һәм Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов белән Теләче муниципаль районы кырлары өстеннән очып узганнан соң “Алан” территориясенә төште. Кырда 54 га мәйданда «Радонь» сортлы көзге арыш чәчелгән. Гектарыннан 40,2 центнер уңыш бирә, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы. Бу хуҗалык инвесторлар ярдәменнән башка үз көе белән уңышлы эшләп килә, хезмәткәрләренә акчаны да вакытында түли. Быел 40 млн сумга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. 
Теләче районында урып-җыю эшләренә бәя биреп, Татарстан Республикасы Президенты районга карата бернинди дә шелтәләр дә булмавын әйтте, чөнки ул республикада эшләрне иң яхшы оештыручы районнарның берсе.

Теләче районында бөртеклеләр 22,1 мең га мәйданда җыеларга тиеш. Бүгенге көнгә 3 мең га мәйданда ашлык суктырылган, бу – 14 % тәшкил итә. Уңдырышлылык - уртача 22,8 ц/га.

«Безнең өчен, шәхсән минем өчен, иң мөһиме – беренче урыннар түгел, ә тотрыклылык. Әлегә нәтиҗәләр начар түгел, авыл хуҗалыгы буенча эшләр тотрыклы бара. Хәзер иң мөһиме - саннар һәм урыннар күрсәтү түгел, ә халык канәгать булсын иде, кешеләр хезмәт хакы алсын, предприятиеләр нәтиҗәле эшләсен”, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов. - Теләче районы сөт җитештерү буенча 10 урында бара, бу яхшы күрсәткеч, - дип тә өстәп куйды ул.

Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуга хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары килде. Алар республика башлыгына бүгенге эшләре һәм ирешелгән уңышлары турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында авыл кешеләренә урып-җыю эшләрендә уңышлар һәм мул уңыш алуларын теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International