Татарстанның Азнакай районында Урак-2014 катнашучыларын кызыксындыру өчен чаралары каралган. Монда бөртекле культуралар урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар бирелә. “Кейс” комбайнында суктырылган һәр 500 тонна ашлык өчен, “Енисей” һәм “Нива” комбайннарында - һәр 200 тонна өчен, «Акросе» комбайнында суктырылган һәр 350 тонна ашлык өчен - 1000 сум премия бирелә.
Район хакимияте вәкилләре катнашында премия сертификатлары узган атнада «Марс» ҖЧҖендә бирелде.
- “Марс” хуҗалыгы һәр елны алдынгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре рәтендә бара. Быел да аның хезмәткәрләре беренчеләрдән булып чәчүгә керештеләр, ә аннары - урып-җыю эшләренә, - дип билгеләп үтте механизаторларга рәхмәт белдерергә килгән район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов.
Бу көнне сертификатларны комбайнчы Азат Галяутдинов, комбайнчы ярдәмчесе – аның улы Айрат, комбайнчы Илдар Хәйруллин һәм аның ярдәмчесе - улы Илнар, комбайнчы Фаварис Сабиров һәм аның ярдәмчесе - улы Илшат, шоферлар Илдар Хаҗиев һәм Фирзәр Миңнебаев алдылар.
Сертификатларны тапшыру, гадәттәгечә, тантаналы рәвештә башкарыла. Бу көнне дә уракта катнашучылар каршында, игенчеләргә дан җырлап, “Юлдаш” район агитбригадасының үзешчән артистлары чыгыш ясады.
«Марс” хезмәтчәннәре уҗым культураларының соңгы гектарларын җыялар.