Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 6 августка республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 395,8 мең га мәйданда суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданыннан 25% тәшкил итә.
Республика районнарында 903,9 мең тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык 22,8 ц/га тәшкил итә.
Балык Бистәсе районында бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы - 43,3 мең га, 6,1 мең га мәйданда ашлык суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданыннан 14% тәшкил итә, 13,5 мең тонна ашлык җыелган. Уңдырышлылык - 22,1 ц/га.
Теләче районында ашлык мәйданы - 22,1 мең га. Бүгенге көнгә 3,0 мең га суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданыннан 14% тәшкил итә. 6,8 мең тонна ашлык җыелган. Уңдырышлылык - 22,8 ц/га.