Филиалның барлык бүлекчәләрендә дә арыш урагы дүшәмбе көнне тәмамланган, хәзер кышкы бодай суктыралар комбайнчылар. Көзге бодайны турыдан туры урып суктыралар. Монда 4 Акрос, 2 Палессе, һәм бер ДОН-1500 комбайны эшли. Филиалда быелгы уракта Акрос 580 комбайнында хезмәт куючы Илгиз Шияпов беренчелекне бирми, бүгенге көндә ул үз комбайны бункерыннан 9 меңгә якын икмәк суктырырга өлгерде инде. Ул якшәмбе көнне 100 тонна икмәк суктырды, ул булган җирдә тәртип була,-ди филиалның баш агрономы Илгиз Хәкимов Аның артыннан Альберт Мөбәрәков бара. Ул барлыгы 6 мең центнердан артык бөртек суктырган. Гомумән филиалның комбайнчылары: Айдар Хуҗин, Рәшит Сабирҗанов, Рәмзил Хәбиров,Илдар Низамов, Нурмөхәмәт Гарипов сынатмыйлар, булсын дип эшлиләр. Басудан ындыр табагына икмәк ташуда Ильяс Идрисов алда бара, ул комбайн астыннан 16 мең центнердан артык бөртек ташыган. Икмәк ташуда шоферлар: Мөнзил Гыйльметдинов, Өлфәт Фәрдиев, Расил Фәрраховлар өлгерлек күрсәтәләр. Ындыр табагына кайткан икмәк вакытында эшкәртелеп Мамадыш, Чистай элеваторларына озатыла, орлыкка салына. Филиалның Тауасты Байлар ындыр табагында эш кайный, машинистлар Фәнис Шәйхетдинов, Миңнехан Кашапов КЗСта арышны сортировкалый,икмәк чистартуда клуб хезмәткәрләре Мөслимә Гайниева, Маргарита Гараева, Ләйсән Хамидуллина тырыш хезмәтләрен куялар. Ә ындыр табагы мөдире Розалия Бадыйкова бар эшкә дә өлгерә, үзе үлчәп тора, документ эшләрен алып бара. Орлык дигәннән ул быел 500 тоннага якын салынган. Быел арышның һәр гектары 24 центнер уңыш биргән.
Механизаторларга урып-җыю чорында хезмәткә түләү тәртибе яхшылап аңлатылган, комбайннар ремонтлауга да хезмәт хакы былтыргы белән чагыштырганда бермә-бер арттырылган, ягъни бер комбайнны уракка әзерләп алып чыгуга 20 мең сум акча түләдек, ди филиал җитәкчесе Линар Мозаффарович.