Кайбыч районының алдынгы комбайнчылары күчмә вымпел алдылар

2014 елның 6 августы, чәршәмбе
 

Кызу кояш астында көне буе комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны эшкә рухландыру һәм аларга тагын да югарырак уңышларга ирешүдә дәрт өстәү максатында Кайбыч районында төрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе - һәр ун көн узган саен иң күп ашлык суктырган комбайнчыга күчмә вымпел тапшыру. «Ак Барс Кайбыч» («Заволжье», «Алтын Нива») җәмгыятенең беренче һәм икенче филиалы алдынгыларына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кырда Рәхмәт хатлары һәм вымпеллар тапшырды.

- Сез – чын Хезмәт геройлары, - диде район башлыгы, аларның кулларын кысып. - Кайбыч икмәге исемен горурланып йөртәсез. Шундый бердәмлек, көч булганда, ашлыкны вакытында җыеп, дәүләт амбарларына озатуыбызга ышанам мин.

Иң күп ашлык суктырган игенчеләрнең исемнәре: Айрат Сафиуллин - «Заволжье» («Клаас-Тукано»), Илгиз Габитов («Клаас-Мега»), Валерий Савельев - «Алтын Нива» («Нью-Холланд»), Айнур Сафин («Акрос»). «Кубня»дан елдан-ел күбрәк ашлык җыючы алдынгы комбайнчы Леонид Батмановка бүләкне район башлыгы урынбасары Рамис Хаялиев тапшырды. Леонид «Дон» комбайнчылары арасында алда бара.

Комбайнчылар арасында иң яше – Иске Чәчкабтан Айнур Сафин.

- Кырда үземә бүләк алу минем өчен көтелмәгән шатлык булды. Дөресен әйткәндә, мин үземне алдынгылар рәтендә дип уйламый да идем. Без бит беренчелекне алу өчен ярышмыйбыз, ә икмәк язмышы өчен көрәшәбез, - диде ул.

Әгәр шулай тәҗрибәле механизаторлар һәм яшьләр арасында буыннан-буынга күчә торган тәҗрибә алмашу булса, киләчәктә җир-анабыз тагын да күбрәк муллык бирер, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.

 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International