Узган атнада Әгерҗе муниципаль районының Тирсә авылында модуль-блок участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Тантанада Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров, Ветеринария күзәтчелегенең Чаллы территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Гобәйдуллин, «Әгерҗе район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Илгизә Халиков һәм башкалар катнашты.
- Безнең Тирсә авыл җирлегендә шундый заманча ветеринария пункты төзегән өчен район һәм республика җитәкчелегенә без бик рәхмәтлебез. Йорт тулы терлек-туар асраучылар өчен бу бик зур шатлык, хәтта ялгыз карчыклар да сөенде моңа, - диде авыл җирлеге башлыгы Ләйсәрә Нәфыйкова.
- Бу заманча ветеринария пунктында хайваннарга югары квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен бөтен шарталр бар. Ветеринарлар халыкка түләүсез дә, тәләүле дә хезмәт күрсәтергә әзерләр. Авыру хайваннар өчен медикаментлар эзләп сезгә ерак йөрисе булмаячак. Шунда ук даруханә дә бар, - дип сөендерде халыкны Рөстәм Гобәйдуллин.
Элек дару алырга кирәк булганда, Әгерҗегә генә түгел, Ижауга кадәр барырга туры килә иде. Шуңа күрә авыл халкы әлеге пункт, шулай ук даруханә ачылуга бик шат.
- Хәзер бит йорт хайваннары арасында да бик куркыныч авырулар очрый. Шуңа күрә безнең ветеринария табиблары үзеҗезнең якларда андый авыруларны булдырмау буенча профилактик чаралар күрәгә дә игътибарлырык булсыннар иде, - диде шушы авылда яшәүче Вагиз Гимазов.
Кызыл тасманы кисеп эчкә үткәч, кунаклар да, авыл кешеләре дә авыл уртасында ачылган әлеге бинаның эчен-тышын кызыксынып карадылар. Ветеринария пункты мөдире Динә Нурмиева һәм тәҗрибәле ветеринария табибы Гамир Гомәров эшкә дә керештеләр.
-Шул ук көнне халыкка ит-сөт продукциясен сатуга рөхсәт белешмәләре бирелә башлады. Дару препаратлары сатып алырга теләүчеләр дә булды. Аларга заказлар да кабул ителә, - диде районның баш ветеринария табибы Илгизәр Халиков.
Узган атнада Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Яңа Шәше авылында да шундый модуль-блок ветеринария пункты ачылды.
Аны ачу тантанасында Әтнә муниципаль районы башлыгы Айрат Каюмов, ветеринария күзәтчелегенең Саба территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Гарипов, «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Айрат Ибраһимов һәм башкалар катнашты.