Республикада 366,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган

2014 елның 5 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 366,7 мең га мәйданда суктырылган, бу барлык мәйданнан 23% тәшкил итә.

Республика районнарында уҗым бодае – 170,5 мең га, көзге арыш – 162,8 мең га, арпа – 13,2 мең га, борчак 13,9 мең га мәйданда җыелган.

Республика буенча 840,5 мең тонна ашлык суктырылган. 408,6 мең тонна уҗым бодае, 364,0 мең тонна көзге арыш, 31,1 мең тонна арпа, 23,6 мең тонна борчак җыелган.

Бер көн эчендә республика игенчеләре тарафыннан 30,4 мең га мәйданда 69,5 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып җыелган.

Татарстан аграрчылары тарафыннан 260,2 мең га мәйданда берьеллык һәм катнаш азык җыелган. Бу - фаразланганнан 92 % тәшкил итә.

499,3 мең га җир көзге чәчүгә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International