Рөстәм Миңнеханов Буа һәм Тәтеш районнарында булды

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа һәм Тәтеш районнарында уңыш җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Ул Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовбелән бергә йөрде.

Р. Миңнеханов Буа районында вертолеттан район кырларын карады, шуннан "Авангард"хуҗалыгы кырында хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты.

Буа районы башлыгы Азат Айзетуллов әйтүенчә, 55 гектар бөртеклеләрнең 41%ы җыелган.Уңыш җыюны якындагы 14-16 көндә тәмамлау планлаштырыла.

А.Айзетуллов сүзләреннән күренгәнчә, быел район кырларында терлекләргә азык әзерләү барышы яхшы бара, проблемалар юк. «Эшне дөрес оештырсаң, терлекләр тук булыр», - дип белдерде Буа районы башлыгы.

Татарстан Президенты "Авангард" агрофирмасы хезмәткәрләре белән дә аралашты. Рөстәм Миңнехановка комбайнчылар, механизаторлар өчен уңай хезмәт шартларының булуы, игенчеләрнең югары уңышларга ирешүләре хакында да җиткерделәр.

«Алдынгы хуҗалыкларны һәм механизаторларны кызыксындырырга кирәк, - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. - Әлбәттә, һава шартлары уңай булмады, шулай да сез барысын дабулдырасыз. Бөтен технологик циклларны үтәп, бер үк шартларда күбрәк уңыш җыя аласыз».

Механизаторлар үз чиратларында, Татарстан Президентына дизель ягулыгын ташламалыбәядән кайтаруны хәл иткән өчен рәхмәт белдерделәр.

Хуҗалыклар җитәкчеләре белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда республика программаларының барысы да үтәлә, диде. «Тик бу программаларның урыннарда эшләве мөһим», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Тәтеш районында Рөстәм Миңнеханов шулай ук кырларны карап чыкты һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, районның мөмкинлекләре күп, әмма аларны гамәлгә ашыру өчен халыкка активрак булырга кирәк.

Тәтеш районы эшкуарларына Рөстәм Миңнеханов «Лизинг-грант» программасы мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга тәкъдим итте. Комбайнчылар һәм механизаторлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамлауны теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International