АПК хезмәткәрләренең һөнәр берлеге республика комитеты җитәкчеләре Татарстанның дүрт районында уракта катнашучыларның хезмәт шартлары белән таныштылар

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

Шушы елның 30 – 31 июлендә АПК хезмәткәрләренең һөнәр берлеге республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, АПК хезмәткәрләренең һөнәр берлеге республика комитеты рәисе Михаил Бочков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы башлыгы Айсылу Нигъмәтуллина Тукай, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Лениногорск районнары хуҗалыкларында булдылар.

Тикшерүдә АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең район комитетлары рәисләре һәм районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең хезмәтне саклау буенча хезмәткәрләре катнашты. Күп авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау эше башка хезмәткәрләргә йөкләнгән.


Хуҗалыклар җитәкчеләре һөнәр берлеге комитетлары белән берлектә урыннарда җитештерү травматизмын профилактикалау һәм хезмәтне саклау буенча шактый эш башкаралар. Һөнәр берлеге комитеты һәм эш бирүче арасында күмәк шартнамәләр төзелгән, аларда хезмәтне саклау бүлеге бар, хезмәт шартларын яхшыртуга акчалар бүлеп бирү, бу өлкәдә җәмәгать контороле каралган.

Шулай ук хезмәтне саклау комиссияләре төзелгән, җитешсезлекләрне күрсәтә һәм аларны бетерүгә ярдәм итә торган вәкаләтле затлар билгеләнеп куелган. Хуҗалыкларда механизаторлар махсус киемнәр һәм шәхси яклау чаралары белән тәэмин ителгән.

Бу эшләр бигрәк тә Тукай районының «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә (директоры Ханов Мусанниф Мусабир улы) һәм Лениногорск районының «Сатурн-Урал» ҖЧҖтә (директоры Хәкимов Радмиль Минзөфәр улы, һөнәр берлеге комитеты рәисе Әхмәтова Гүзәлия Әхнас кызы) яхшы оештырылган. Һәркөнне ярыш йомгаклары ясала. Атна саен җиңүче билгеләнә, ул район башлыгының күчмә вымпелы белән һәм премия белән бүләкләнә. Урак-2014 алдынгылары турында матриаллар «Якты юл» һәм «Лениногорск хәбәрләре» дигән район газеталарында басылып чыга.


Кайбер хуҗалыкларда комбайнчылар өчен ял итү урыннанры билгеләнмәгән, ашлык суктырганда кырда янгын сүндерү очрагына янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итү буенча да искәрмәләр бар. Хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм белгечләргә булган җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде. Һөнәр берлекләре комитетлары рәисләренә хезмәтне саклау комиссияләренең һәм вәкаләтле затларның эшен активлаштырырга, эш урыннарында хезмәт шартларының үтәлүенә җәмәгатьконтроленең нәтиҗәлелеген арттырырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International