Удмурт Республикасы делегациясе Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) инновацион эшләнмәләре белән танышты

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Делегация составында республика орлыкчылык хуҗалыклары: Удмурт Республикасы Вавожский районыныңМичурин ис. СХПК, Сарапул районының «Кигбаево Агро»ҖЧҖ, Можга районының «Родина» ҖЧҖ, Можга районының «Заря» СХНК, Алнаш районының «Оркино» СПК, Завьяловский районының «Путь Ильича" ААҖ җитәкчеләре һәм баш агрономнары.

Килүнең максаты – ТатНИИСХ галимнәре белән Удмуртиянең авыл хуҗалыгы җитештерүендә институтның селекция сортларын гамәлгә кертү буенча хезмәттәшлекне җайга салу.

Инновация залында институт директоры Марсель Таһиров килүчеләрне институтның уңышы белән җентекләп таныштырды, ә әйдәп баручы галимнәр: биология фәннәре докторы, профессор М.Л. Пономарева, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты И.Д. Фадеева, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты В.И. Блохин, биология фәннәре кандидаты З. Сташевски яңа сортлар белән таныштырдылар.

Удмурт Республиасы делегациясе җитәкчесе Аркадий Малков галмнәргә Удмуртиянең авыл хуҗалыгы җитештерүе проблемалары турында мәгълүмат бирде, аларның күбесен күрше төбәкләр һәм өлкәләр белән хезмәттәшлек урнаштырып хәл итәргә мөмкин. Республикада орлыкчылык хуҗалыкларын оригиналь орлыклар белән тәэмин итү проблемасы зур. Бу хуҗалыклар Россиянең 18 селекция үзәге белән эшли, әмма гамәлгә кертелә торган сортлар һәрвакытта да үзләрен акламый, чәнки алар республика шартларына җайлашмаган була. Бу яктан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты сортларының һәморигиналь орлыкларының уңышны арттыруга мөмкинлекләре зуррак.

Удмуртиядә институтның селекция сортлары шактый мәйданны били: арпа (чәчү мәйданының 60 %ын), уҗым бодае (40%), тары (50 %).

Институтның тәҗрибә кырларында кунаклар арпаның, бөртеклеләрнең, көзге арышның, сабан бодаеның һәм бәрәңгенең яңа сортлары белән таныштылар.

Кунаклар борчакның коелмый торган Кабан һәм Фрегат сортлары белән, югары аксымлы арпа, кышка чыдам көзге арыш сортлары, югары сыйфатлы сабан бодае сортлары, вируска чыдам бәрәңге сортлары белән кызыксындылар.

Аркадий Малков тәкъдиме белән кышкы чорда ТатНИИСХ базасында Удмурт Республикасыннан агроном-орлыкчылар өчен укулар оештырырга карар кылынды.

Очрашу ахырында Удмуртиядә институтның яңа селекция сортларын үзләштерү өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү зарурлыгы турында уртак карар эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International