Татарстанда 376,7 мең тонна ашлык суктырылды

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Гомумән алганда, көзге арыш – 61,7 мең га, көзге бодай – 90,3 мең га мәйданда җыелган. Көзге бодай - 222,0 мең тонна һәм 141,1 мең тонна - көзге арыш, 7,5 мең тонна борчак суктырылган.

Бер көн эчендә игенчеләр 30,2 мең га мәйданда ашлык суктырдылар, шул исәптән 11,6 мең га көзге бодай, 16,4 мең га көзге арыш, 1,1 мең га борчак.

Республика буенча уртача уңдырышлылык 23,6 ц/га тәшкил итә.

Районнарда берьеллык үлән һәм катнаш азык җыю дәвам итә. 30 июльгә 215,4 мең га мәйданда җыелган, бу фаразланганнан 76 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International