Балтачта Россия Федерациясе базарына хәләл продукция кертү мәсьәләләре турында фикер алышалар

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Минһаҗев әйтүенчә, шундый ярминкәләрне башка төбәкләрдә дә уздырырга планлаштыралар. Ярминкә “Балтач” хәләл индустрия паркы территориясендә эшли. Мәйданда тиешенчә ислам таләпләренә туры килә торган товарлар җитештерүчеләр җыелган. Республиканың фермер һәм крестьян хуҗалыклары килүчеләргә ит һәм сөт продукциясе, кондитер һәм бакалея әйберләре, балык һәм бал тәкъдим итәләр.

Карала торган мәсьәләләрарасында - сыйфатлы хәләл продукция җитештерү, базарда аның конкуренциячеллеген булдыру, төбәкләргә инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләребар”, - диде Минһаҗев. Утырыш зур хәләл ярминкә кысаларында бу көннәрдә Балтачта Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә. “Балтач-2014 хәләл күргәзмәсе”н оештыручылар буларак "Халяль"милли индустрия ассоциациясе” (НП «НСИХ»), Татарстан РеспубликасыДиния Нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарты комитеты һәм “Балтач” хәләл индустрия паркы эш итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International