“Чистай хәбәрләре” газетасы хәбәр иткәнчә, 500 сум күләмендәге премия: СК-5 «Нива», «Енисей» комбайннарында көнгә 30 тонна һәм аннан күбрәк ашлык суктыручы комбанчыларга; «ДОН-1500» комбайнында – 50 тонна һәм аннан күбрәк булса; «Полесье», «Акрос», «Нью-Холланд ТС-56» комбайннарында – 55 тонна һәм аннан күбрәк; «Тукана», «Мега», «Нью-Холланд CS-6080» комбайннарында – 65 тонна һәм аннан күбрәк; «Нью-Холланд CS-6090», «Лексион», «Джон Дир» комбайннарында көнгә 75 тонна һәм аннан күбрәк ашлык суктырган комбайнчыларга биреләчәк.
Моннан тыш, алдынгы комбайнчылар муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановның һәм башкарма комитет җитәкчесе Марат Губаевның рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәкләр һәм бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак. Ашлык ташучы траспорт йөртүчеләрне урып-җыю йомгакларын ясаганда бүләкләячәкләр.
“Чистай хәбәрләре” газетасы битләрендә урып-җыю барышында үзләрен күрсәткән комбайнчыларның һәм башка механизаторларның исемнәре бастырып чыгарылачак.
Узган ял көннәрендә кырларда «Галактионово» фирмасы комбайнчылары каты эшләделәр. «Нью-Холланд CX-840» комбайнында Илгиз Әндәрҗанов 95 га мәйданда 196 тонна бөртекле ашлык скутырды. Аның хезмәттәше Федор Алексеев шундый ук маркалы комбайнда 124 га мәйданда 258 тоннан ашлык суктырды. Аларның икесенә дә беренче премияләр – 500 сумга сертификатлар биреләчәк