Агымдагы елның 22-24 маенда Балык Бистәсе район үзәгендә Татарстан Республикасының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы ХI «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнары командалары арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты уздырылды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 19 авыл районы катнашты. Барысы 150гә якын кеше катнашты.
Ярышлар программасына 800 метр арада хатын-кызлар чабышы, 3000 метр – ирләр, 1500 метр арада ирләр һәм хатын-кызлар өчен чабыш кертелгән иде.
Өч көн ярыш йомгаклары буенча команда зачетында Баулы районы җыелма командасы җиңүче дип танылды, II урынны - Актаныш районы спортчылары, III урынны Аксубай районы вәкилләре алды.