Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республикада язгы чәчү 99% мәйданда башкарылган. Әгерҗе, Югары Ослан, Минзәлә, Спас муниципаль районнарында гына чәчү төгәлләнеп бетмәгән.
Татарстанда рапс 81,0 мең га мәйданда чәчелгән, гомуми фараздан 81% тәшкил итә. 16 район бу культураны чәчеп бетерде инде. Арча, Чүпрәле, Кама Тамагы, теләче районнарында 90%тан артыграк мәйданда чәчелгән.
Кукуруз чәчү 27 районда төгәлләнгән, ул 212,5 мең га чәчелгән, ягъни фараздан 98 % тәшкил итә.
Чәчүлекләрне чүп үләннәргә каршы эшкәртү 762,0 мең га мәйданда башкарылган, корткычларга һәм авыруларга каршы чаралар 473,3 мең га мәйданда башкарылган.